Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны Камал театрының легендар «Җанкисәккәем» архив спектаклен карарга чакыралар
24 сентябрьдә 18:30 сәгатьтә Казанның нәкъ үзәгендә – Мәрҗани урамы ягыннан, Тинчурин театры янындагы төшү урынында, Кабан күле буендагы яңартылган түшәктә мәдәни чара тәкъдим ителә. Анда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының архив хәзинәсеннән алынган мәшһүр «Җанкисәккәем» спектаклен карарга мөмкин булачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Куелыш нигезендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның барыбызга да балачактан таныш «Шүрәле» әкияте ята. Сюжет бөтенләй көтелмәгән һәм кызыклы яңача укылыш тәкъдим итә: бу юлы урман аша үткән юлчыларга серле Шүрәлеләр өере түгел, ә киресенчә, авыл яшьләре үзләре табигатькә карата куркыныч тудыра башлый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз