Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны ислам мәдәниятенә багышланган «ДәртФест» фестиваленә чакыралар
Якшәмбе көнне, 6 сентябрьдә, Казан Кирмәнендә ислам мәдәниятенә багышланган «ДәртФест» фестивале уздырыла. Быел чара өчен яңа формат сайланган һәм ул «Казан – ислам дөньясы башкаласы» программасының бер өлеше булып тора.
«Дәртфест»ның төп мәйданчыгы булган сәхнәдә татар бәетләре һәм мөнәҗәтләре, шулай ук гарәп илләренең борынгы академик музыкасы яңгыраячак. Кунаклар алдында ресторатор һәм музыкант Солтан Сафин, «Манзара» музыкаль премиясе лауреаты Динар Шәймәрданов, «Рухи моң» дуэты чыгыш ясый. Шулай ук фестиваль кунаклары сәхнәдә Сәидә Мөхәммәтҗанованың, «Дөнья» этномузыкаль проекты артистларының махсус программасы белән таныша ала. Фестивальгә махсус кунак буларак Мәскәүнең Андалуз ансамбле чакырылган. Бу – Алжир, Сүрия һәм Россия музыкантлары берлеге. Алар борынгы халык уен коралларында гарәп илләренең урта гасырларда яңгыраган көйләренә «җан өрә».
Программага шулай ук «Әлиф» берләшмәсе һәм MOÑ театр мәйданчыгы тарафыннан булдырылган пластик «Дөр» спектакле дә кертелгән. 2023 елда әлеге спектакль «Алтын битлек» милли премиясенең биш номинациясендә билгеләп үтелгән.
Моннан тыш, фестивальдә этно-маркет эшләячәк. Мәйданчыкта Татарстанның 30га якын җитештерүчесе modest fashion өслүбендәге кием һәм аксессуарлар, хәләл косметика, кулдан эшләнгән этник бизәнү әйберләре, интерьер эшләнмәләре, сувенирлар, китаплар тәкъдим итәчәк.
Фестивальгә балалары белән килгән гаиләләр өчен аерым программа әзерләнә. Кунаклар витраж рәсемнәре, күн эше һәм матур язу сәнгате, келәм туку техникасы буенча брелоклар ясау, чәй өчен үлән капчыклары тегү остаханәләрендә катнаша ала. Шулай ук теләгән һәр кеше яулык бәйләргә, өчпочмак пешерергә өйрәнә ала.
Балалар мәйданчыгында «Әллүки» курайчылар студиясе, «Казан» һәм «Мәрҗән» бию ансамбле студияләре чыгыш ясаячак, Балалар филармониясе артистлары нәшидләр һәм мөнәҗәтләр башкарачак. Яшь кунаклар өчен шулай ук сабын куыклары һәм крио тамашасы әзерләнә.
Фестивальдә катнашучылар лекцияләр киңлегендә балаларны тәрбияләү һәм татар гаиләләрен саклап калу мәсьәләләре хакында гәп корачак. Фикер алышу мәйданчыгында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин, психолог Гөлназ Әхмәтҗанова, хәйрия фонды директоры Ләйсән Ганиева, педагог-логопед Динара Фәйрушина, халыкара UMMALAND балалар нәшриятын оештыручы Резедә Акчурина һәм язучы Хәйдәр Болгари катнаша.
Фестиваль 13:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Казан Кирмәненең Гавами урыннар ишегалдында бушлай уздырыла.
«ДәртФест»ны Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Yummy Music лейблы оештыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз