Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны Иске Татар бистәсенә кино карарга чакыралар
14 һәм 15 октябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә кино күрсәтүләр узачак. Программада - «Исәнмесез?» мелодрамасы (2021) һәм «Минем бабай» гаилә фильмы (2025), дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Чәршәмбе, 14 октябрьдә, 17:00 сәгатьтә «Исәнмесез» фильмын күрсәтәчәкләр. Картина традицион татар гаиләсе турында сөйли: аның әгъзалары бәйрәмнәрдә һәм юбилейларда бергә җыелалар, бер-берсенә җылы сүзләр әйтәләр һәм вәгъдәләр бирәләр, ә аннары һәркем үз тормышына кайта. Ләкин бервакыт бер туганы авырып китә һәм аңа бөтен гаилә ярдәме кирәк була.
Пәнҗешәмбе, 15 октябрьдә, 17:00 сәгатьтә тамашачылар «Минем бабай» гаилә фильмын күрәчәк. Сюжет буенча 12 яшьлек ятим Ваня Урманчы бабай янына ерак Себер авылына килә. Метеоритны күргәч, бабай һәм онык аның төшкән урынына куркыныч экспедициягә китәләр. Бары тик батырлык, кыюлык һәм мәхәббәт кенә тайга әзерләгән барлык сынауларны җиңәргә һәм малайдан чын ир-ат тәрбияләргә ярдәм итә.
Кино күрсәтүләр Каюм Насыйри урамы, 38 адресы буенча узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның тарихи бистәләрне үстерү дирекциясендә. Катнашу өчен теркәлү кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз