Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны Җиңү паркына экскурсиягә чакыралар
Бу якшәмбе, 7 июньдә, Җиңү паркында «Батырлык символы һәм Казанның тере тарихы» дип аталган экскурсия узачак. Бу хакта Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе.
Гид Ольга Косова кунакларга хәрби техника күргәзмәсе турында сөйләячәк, Җиңү байрагы тарихы белән таныштырачак, Казанның сугыш геройлары турындагы вакыйгалар белән уртаклашачак, шулай ук Татарстан башкаласының ни өчен «Хезмәт даны шәһәре» исемен йөртүен аңлатачак.
Кунакларны «Җиңү стеласы» мемориалы янында көтәчәкләр. Катнашу өчен теркәлү таләп ителә.
Экскурсия иртәнге сәгать 10:00да башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз