Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны «Иҗат ит, Казан!» рәсем дәресләренә чакыралар
Казанда 1 июньнән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ишегалдында зурлар һәм балалар өчен «Иҗат ит, Казан!» дип аталган бушлай дәресләр башланачак. Катнашучылар төрле рәсем техникасын үзләштерәчәкләр, төсләр сайларга һәм төрле буяулар белән эшләргә өйрәнәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәр якшәмбе ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ишегалдында ике 1,5 сәгатьлек сәнгать дәресе узачак. Анда теләге булган һәркем рәсем сәнгате техникасын үзләштерәчәк, карандаш белән тигез нечкә сызыклар ясарга, акварель һәм акрил буяулар белән рәсем ясарга өйрәнә алачак. Дәрес өчен барлык материалларны да урында бирәчәкләр.
«Ачык һавада дәресләр — мавыгу гына түгел, оста педагоглар җитәкчелегендә башкарыла торган иҗади очыш та ул. Кояшлы һава торышы һәм Казан пейзажларының матурлыгы монда ярдәм итә», — дип билгеләп үтте Россиянең социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
ТР социаль фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Ул эшләү дәверендә 200дән артык дәрес үткәрелде, аларда 3 меңгә якын республика кешесе һәм кунаклары катнашты.
Теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Дәресләргә язылу чарага бер атна кала җомга көнне ачыла. Беренче дәрес 11:00 дә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз