news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны ГТО нормаларын тапшырырга чакыралар

Спорт бәйрәмен Казан торак комплексларының берсендә яшәүчеләр оештыра.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Казанда 8 августта торак комплексларның берсендә Физкультурачылар көненә багышланган спорт бәйрәме оештырыла. Чараны комплекста яшәүчеләр үзләре оештыра. Бу хакта «Спорт» социаль-спорт хәрәкәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бәйрәм Казанда рәсми чаралар тәмамланнан соң көннең икенче яртысында узачак», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ул «Весна» торак комплексында берьюлы берничә урында узачак. Чарада катнашучылар йога, стретчинг, көнчыгыш бию, гимнастика һәм балалар футболында ярыша алачаклар. Шулай ук хәрби сәнгать буенча дәресләр һәм рәсми вәкилләр белән ГТО нормаларын тапшыру оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot