news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны Горький паркында шахмат һәм лото уйнарга чакыралар

Казанлыларны Горький паркында шахмат һәм лото уйнарга чакыралар
Фото: kzn.ru

Шимбә, 13 июньдә, Горький исемендәге паркта шахмат һәм лото уеннарын яратучылар клубының икенче очрашуы узачак. Казанлылар шахмат яки «Рус лотосы» өстәл уеннарында осталыкларын сынап карый алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шахмат турниры 13:00 сәгатьтә башлана. «Рус лотосы» өстәл уены турниры 16:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Тулырак мәгълүмат белән танышу һәм турнирга теркәлү өчен дирекциянең рәсми сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot