news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны Горький паркында оештырылачак гаилә пикнигына чакыралар

6 июльдә Казанның Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаилә пикнигы була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Фестиваль «Зур гаилә яллары» федераль программасы һәм Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында узачак, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.

Фестиваль программасында гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, балалар өчен төрле уен зоналары була. Шулай ук заманча көнкүреш әйберләрен икенчел куллану буенча лекторийлар, яшь эшмәкәрләр ярминкәсе, «Выслушаем» проекты кысаларында психолог белән очрашулар узачак.

Шулай ук паркта туклану мәйданчыклары, медицина хезмәткәрләре волонтерлары, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтләре мәйданчыклары эшләячәк. Чара кысаларында яшь гаиләләр өчен «Казанга курс» велоквесты оештырачаклар, анда катнашучылар шәһәрнең популяр урыннарына бара алачак.

Зур гаилә пикнигы кунаклары өчен Казанның иң яхшы яшь ди-джейлары, танылган кавер-төркемнәр һәм балалар иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләнгән. Азактан барлык теләүчеләр өчен ачык һавада кино карау оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100