news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны гаилә белән татар бизәген төшерү остаханәләренә чакыралар

Казанның «Кулга кул» яшь гаиләләр клубы татар теле дәресләре кысаларында яңа милли проект башлап җибәрә. Шимбә көнне, 14 ноябрьдә, шәһәр халкын милли үрнәкләргә һәм халкыбызның борынгы бизәкләренә багышланган ике иҗади дәрескә чакыралар, дип хәбәр итә «Яшүсмер» яшьләр клубы.

Сәгать 11:00 дә «Сандугач» клубында (Гагарин урамы, 77Б) агач фигураларга татар бизәкләре төшерү буенча гаилә остаханәсе узачак.

Сәгать 14:30 да «Яратам» клубында (Короленко урамы, 11а) әниләр өчен татар бизәлешендә «Ләлә» күн брелогы ясау буенча осталык дәресе оештырылачак.

Әлеге чараларда катнашу өчен 13 ноябрьнең 15:00 сәгатенә кадәр алдан теркәлү узарга кирәк.

Искәртеп үтәбез, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең рәсми порталы бар, анда башкаладагы барлык клублар һәм аларда үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot