Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны «Елмай» паркында гаилә белән ачык һавада кино карарга чакыралар
Иртәгә, 14 июньдә, «Елмай» балалар паркында ачык һавада кино күрсәтү оештырылачак. Казанлыларга 2010 елгы «Алиса в стране чудес» фильмын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фильмның режиссеры – Тим Бертон. Сюжет буенча 19 яшьлек Алиса Кингсли үз ихтыярына каршы яратмаган кешегә – лорд Эскотның улына кияүгә чыгарга тиеш була. Кичәдә ул гел кесәсендәге сәгатенә карый торган Ак Куянны күреп ала. Алиса аның артыннан куян өненә керә һәм могҗизалар иленә килеп эләгә.
Керү ирекле. Фильм 19:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз