news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны «Елмай» паркына гаилә белән бергәләп кино карарга чакыралар

Чәршәмбе көнне, 5 августта, Казанның «Елмай» паркында гаилә белән бергәләп карау өчен җәйнең соңгы аеның беренче киносы күрсәтелә. Бу көнне тамашачылар игътибарына саф һавада «Тайна Коко» анимация фильмы тәкъдим ителә.

Мультипликация тасмасы Мексика авылында читекчеләр гаиләсендә яшәүче һәм гаиләдәге тыюларга карамастан музыкант булырга хыялланган 12 яшьлек Мигель тарихы белән таныштыра.

Сеанс 19:00 сәгатьтә башлана, җәйге чара бушлай оештырыла, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot