news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларның өчтән бер өлеше физик затларның милкенә салымнан азат ителәчәк

Казан шәһәре Думасы депутатлары физик затлар милкенә салым һәм җир салымы турындагы карар проектын хуплады

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казан каласы Думасының чираттан тыш 38 нче сессиясендә депутатлар физик затлар милкенә салым һәм җиргә салым салу турындагы карар проектын хуплады. Ел саен Татарстан башкаласы бюджетына физик затлар милкенә салымның гомум күләме 300 млн сум чамасы тәшкил итә, дип белдерде шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Радик Шәфыйгуллин .

Салым ставкаларын билгеләү ихтыяҗы федераль һәм республика салым законнарына үзгәрешләр кертүгә нигезләнгән. Салым 2015 елның 1 гыйнварыннан объектның кадастр кыйммәтеннән чыгып билгеләнәчәк. Кадастр кыйммәте буенча билгеләнгән салымны түләүнең беренче срогы - 2016 елның 1 октябре.

Докладчы яңа шартларда физик затлар милкенә салым билгеләүгә кагылышлы төп чараларга бәя бирде. Аерым алганда, салым салына торган объектлар исемлеге “Төзелеп бетмәгән объект” аңлатмасы белән тулыландырыла, “Бердәм күчемсез комплекс” дигән яңа аңлатма керә. Салым базасын билгеләгәндә, объектның һәр төре буенча салым чигерүләр куелган: фатирлар буенча – 20 кв метр, бүлмәләр буенча – 10 кв метр, торак йортлар һәм бакча йортлары – 50 кв. метр; составларына бер генә булса да торак бина яки торак йорт кергән бердәм күчемсез комплекслар буенча кадастр кыйммәте 1 млн сумга киметелә.

Яңа шартларда салым түләүчеләрнең ташламалар категориясе исемлеге саклана. Р.Шәфыйгуллин мәгълүматларына караганда, алар – 250 мең милек хуҗасы.
“Салым күләмен план буенча арттыруны тәэмин итү максатыннан, күчмә чор кертелгән. Беренче дүрт салым чорында аның күләме ел саен салымның яңасы белән элеккесе арасындагы аерманың 20 процентка арту формуласы буенча исәпләнә. Бары тик 2020 елда гына салымның тулы күләме түләнелә”, - дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы.

Ул Казан территориясендә салым ставкаларын түбәндәгечә билгеләү тәкъдиме белән чыкты: хуҗалык корылмалары өчен 0,1 процент, аларның һәрберсе мәйданы 50 кв метрдан артмаган һәм шәхси хуҗалык, бакча яки шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир участокларында урнашкан булырга тиеш, фатирлар һәм бүлмәләргә карата 0,2 процент;  торак йортлар, бакча йортлары, сотавында бер генә булса да торак урыны, төгәлләнмәгән төзелеш объекты булган (дөрес, әгәр проектланган ул объект торак йорт, гаражлар һ.б.ш. булганда) бердәм күчемсез комплексларга карата 0,3 процент.

РФ Салым кодексына ярашлы итеп ТР башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы аныклый торган күчемсез милек объектлары исемлегенә кертелгән салым салу объектларына карата салым ставкалары 2 процент тәшкил итәргә тиеш. Татарстанда андый вәкаләтле орган – ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы. Кадастр бәясе 300 млн сумнан арткан объектларга салым ставкасы да шул кадәр булырга тиеш.

Башка объектларга салым ставкасы 0,5 процент тәшкил итә.

“Федераль дәрәҗәдә куелган салым чигерүләрен куллану салым салу объектлары санын фатирлар буенча 3 процентка, бүлмәләр буенча 5 процентка кимүгә китерә, ә йортлар буенча - 16 процентка. Дача һәм бакча йортларының 88 проценты объектка салым салуга эләкми. Казан шәһәре буенча ташламалар ясау белән бәйле рәвештә, бу - 100 мең фатир, 500 бүлмә, 12,5 мең йорт, 1 мең чамасы бакча, 13 меңнән артык гараж. Башкарма комитет мәгълүматларына караганда, өчтән бер өлеш казанлы физик затлар милке өчен салым түләүдән азат ителәчәк”, - дип белдерде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100