Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны «Черек күл» паркына психология буенча лекциягә чакыралар
Бүген, 7 июньдә, «Черек күл» паркында яшүсмерләрнең тәртип үзенчәлекләренә һәм балалар белән ата-аналар арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә багышланган психология буенча ачык лекция узачак.
Кунаклар алдында психолог Светлана Берцец чыгыш ясаячак. Белгеч яшүсмерләр чорының үзенчәлекләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы низагларның сәбәпләре, шулай ук яшүсмерләрне тәрбияләп үстергәндә, аларга тормышта җайлашу һәм яшьтәшләре, өлкән кешеләр һәм ата-аналарның үзләре белән уртак тел табарга ярдәм итү ысуллары турында сөйләячәк. Катнашучылар баланың хис-кичерешләрен яхшырак аңларга һәм, балада ата-аналарга карата ышаныч уятып, гаиләдә ачыктан-ачык аралашу булдырырга өйрәнәчәк.
Лекцияне «Черек күл» паркы амфитеатрында 18:00 сәгатьтә үткәрәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында тәэмин ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз