news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны «Черек күл» паркына интеллектуаль турнирга чакыралар

«Черек күл» паркында 1 июльдә интеллектуаль турнир узачак. Катнашу өчен уникаль парк кубогы һәм иң акыллы исем өчен көрәшергә тиешле 10 команда сайлап алыначак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чараның дресс-коды – аклы-каралы, командада катнашучылар саны – 6 кеше, ә 16 яшьтән өлкәнрәк яшьләр катнаша ала. Гаризалар сылтама буенча 28 июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot