news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны «Черек күл» паркына бушлай инглиз теле дәресләренә чакыралар

Җәйге чорда Казанның «Черек күл» паркында бушлай инглиз теле дәресләре узачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Дәресләр һәр ай саен үткәреләчәк, катнашу өчен алдан теркәлү сорала.

Катнашучылар инглиз телендә төрле темалар буенча фикер алыша, яңа сүзләр өйрәнә һәм үзләренең сөйләм күнекмәләрен үстерә алачак.

Беренче очрашу 21 майда 18:30 сәгатьтә «Черек күл» паркы амфитеатрында узачак. Казанлылар арасында бәйге үткәреләчәк, аның кысаларында музыка, кино, ашамлыклар, сәяхәтләр темаларына багышланган сорауларга җавап бирергә, шулай ук инглиз телендә кечкенә әңгәмәләр үткәреп, сөйләмне яхшыртырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot