Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны «Черек күл» паркына бушлай инглиз теле дәресенә чакыралар
Чәршәмбе көнне, 26 августта 18:30 сәгатьтә «Черек күл» паркының амфитеатрында бушлай инглиз теле дәресе була. Катнашучылар өчен сәяхәтләр, кино һәм музыка турында сораулар, шулай ук мантыйкны тикшерүче биремнәр һәм ребуслар әзерләнгән. Моннан тыш, очрашуда инглизчә сөйләм телен шомартырга һәм кыскача әңгәмәләр корырга мөмкин булачак.
Очрашуга, инглиз телен нинди дәрәҗәдә белүләренә карамастан, барлык теләүчеләр дә чакырыла. Катнашу бушлай, тик алдан теркәлү мөһим, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Әлеге чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз