Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны «Бию көрәше» бию баттлында катнашырга чакыралар
Казанның Кабан күле буенда оештырыла торган «Хәрәкәттә - бәрәкәт» бию проекты биш еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан август ахырында татар биюен үзешчән башкаручылар арасында «Бию көрәше» турниры узачак. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
Турнирда катнашу өчен 31 июльгә кадәр видео форматта гариза җибәрергә яки пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә Кабан күле буенда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләрендә үзеңне күрсәтергә кирәк. Турнирның финалы 28 августта Камал театры каршында (Татарстан урамы,1) узачак, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.
Конкурсның төп бүләге 300 мең сум тәшкил итә.
Бәйге нигезләмәсе белән «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә җентекләбрәк танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз