Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәкләр
10 сентябрьдә Казанда беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класслар узачак. Аларга бушлай кереп була, теркәлү соралмый.
Мастер-классларда спикерлар беренче ярдәм турында мифларны таратачак һәм ни өчен иң гади медицина күнекмәләрен белү мөһимлеге турында сөйләячәкләр. Дәресләр Маяковский ур., 24а адресы буенча 14:30 һәм 17:30 сәгатьләрдә узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Дәресне «Спасатель.Рядом» проекты белгечләре уздырачак. Аның максаты – зыян күрүчеләргә ярдәм итү, әзерлекле ирекле коткаручыларны җәлеп итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз