news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны бердәмлек, мәдәният һәм күршеләр дуслыгы чарасына чакыралар

Казанның Җиңү проспектындагы 56, 58 һәм 60 нчы йортлар ишегалдында бердәмлек, мәдәният һәм күршеләр дуслыгы бәйрәме оештырыла. Бу чара шәһәр халкына бер мәйданчыкта очрашырга, тату күршелек традицияләрен ныгытырга һәм күңелле ял итәргә менә дигән мөмкинлек бирәчәк.

Бәйрәм программасы төрле яшьтәге кунаклар өчен махсус әзерләнгән. Ишегалдында спорт сөючеләр өчен мавыктыргыч иптәшләрчә футбол матчы узачак. Шул ук вакытта биредә балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы остаханәләр оештырылачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәте.

Сәхнәдә танылган башкаручылар һәм иҗат коллективлары төрле халыкларның сәнгатен чагылдырган концерт программасын тәкъдим итәчәк. Тыңлаучыларны үзләренең чыгышлары белән Марсель Вагыйзов, Цезария Саид, София Перес, шулай ук «Фәридә-Алсу» дуэты куандырачак. Моннан тыш, тамашачылар «Кавказ» ансамбле, Бертуган Чаркиналар чыгышларыннан һәм «Оцнеба» халык грузин биюе ансамбленең дәртле биюләреннән ләззәтләнә алачак.

Бәйрәм 15:30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot