news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны «Әңгәмә» дип аталган фикер алышу проектында катнашырга чакыралар

10 декабрьдә Казанда татар халкы тарихына, аның мәдәниятенә һәм туган телгә багышланган «Әңгәмә» дигән белем бирү проекты оештырыла. Катнашу өчен 10 кешедән торган команда тупларга кирәк – чарага 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларны фикер алышу форматында белем бирү лекторие (10:00–12:30), ачык бәхәсләр (13:00–14:00) һәм проектларны яклау (14:00–15:00) көтә.

Чара «Яратам» яшьләр үзәгендә (Короленко урамы, 11а йорт) уздырыла.

Катнашу өчен сылтама буенча гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.

«Безнеңчә!» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot