news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларны әдәп һәм аралашу осталыгы дәресенә чакыралар

28 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә Казанның «Яратам» яшьләр үзәгендә «Әдәп һәм яраклашу сәләте» («Этикет и адаптивный интеллект») дигән тренинг үткәрелә. Бу очрашуда әдәплелекнең үз-үзеңә ышаныч, күңел иркенлеге һәм төрле шартларда кешеләр белән дөрес аралаша белүгә ничек тәэсир итүе хакында сүз барачак.

Чарада әдәп һәм аралашу осталыгы белгече Марина Шәмсетдинова чыгыш ясаячак. Ул күркәм гадәтләрнең коры кагыйдәләр һәм тыюлар җыелмасы гына түгеллеген аңлатачак. Киресенчә, әдәплелек – теләсә нинди мохиттә үзеңне иркен тотарга, башкалар белән уртак тел табарга һәм килешеп эшләргә ярдәм итүче корал.

Очрашуда катнашу өчен алдан теркәлү шарт булып тора.

Әдәплелекне һәм җайлашу зирәклеген арттыру тренингы Короленко урамы, 11а йорты адресы буенча узачак, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot