Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларның 64 проценты коррупцияне хезмәт урыныннан үз мәнфәгатьләре өчен файдалану дип саный
6 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Республикасында коррупциягә каршы шактый күп операцияләр, акцияләр, тикшеренүләр уздырыла, комиссияләр эшли. Мисал өчен, шундый тикшеренүләр вакытында, Казан шәһәрендә 6 мунициапль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 2 хезмәткәр вазыйфаларыннан азат ителгән. Муниципаль хезмәткәрләрнең башка хезмәт урынында эшләү очраклары да ачыкланган.
Казан шәһәрендә коррупцияне ничек аңлыйсыз? Шундый сорауга җавап табу максатыннан, башкала халкы арасында социаль сораштыру уздырылган. Аның нәтиҗәләре буенча, сораштыручыларның 64 проценты хезмәт урыныннан үз мәнфәгатьләре өчен файдалану, 54 проценты ришвәт алу яки бирү, 33 проценты бюджет акчаларын урлау (үзләштерү), 15 проценты исә үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәүне атаган.
Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган брифингта Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин хәбәр итте.
Тикшеренүләр барышында, муниципаль хезмәткәрнең берсендә югары уку йортын тәмамлау турында дипломның ялган булуы ачыкланган, хезмәткәр үз теләге белән эштән киткән.
2014 нче елда муниципаль хезмәткәрләргә карата Казанда 4 җинаять эше кузгатылган, 3 хезмәткәр җинаять җаваплылыгына тартылган. Ул шулай ук, казна милкен инвентаризацияләү буенча эш алып бару хакында да ассызыклады. Бу — милекне үзләштерүне булдырмау максатыннан эшләнелә.
Рөстәм Нигъмәтуллин халык инвентаризациясе хакында: “Бу, күп очракта, җирләрне үзләштерүгә карый. Халыктан килгән 1,5 меңнән артык гариза буенча административ протокол төзелгән һәм якынча 2 миллион сумлык штраф салынган”, - диде ул.
“Ачык Казан” порталы ярдәмендә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, 29 процент сораштыручылар үзләренең бер тапкыр булса да Казан шәһәрендә эшләүче муниципаль хезмәткәрнең үз вазыйфасын намуслы рәвештә башкармавы белән бер тапкыр булса да очратуын, 15 проценты мондый хәлнең берничә тапкыр булуын, ә 56 проценты мондый очраклар булмавы хакында хәбәр иткән.
“Ришвәт биргәнегез бармы?” дигән сорауга сораштыручыларның 2 проценты берничә тапкыр, 6 проценты 1 тапкыр, 92 проценты исә, мондый очраклар булмады, дип җавап биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз