Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлыларның 39 меңгә якынына Җиңүнең 65 еллыгына юбилей медальләре тапшырылачак
Шуларның 15 меңләбен өйләренә барып котлаячаклар
(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” юбилей медальләре быел сугыш ветераннарыннан 38559 казанлыга тапшырыла, аларның 15 меңгә якынын өйләренә барып котлаячаклар.
Аерым алганда, мэриядән алынган белешмә буенча, Казанда истәлек медальләре 1108 сугыш инвалидына, сугышта катнашкан 3045 кешегә, 138 балигъ булмаган фашист лагерьлары тоткынына, Ленинград камалышын кичергән 244 ватандашка, 34024 тыл хезмәтчәненә тантаналы шартларда тапшырылырга тиеш дип каралган. Шундый чараларның беренчесе бүген Казан Ратушасында булса, тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре исә мәктәпләрдә, югары уку йортларында, предприятиеләрдә, Мәдәният сарайларында бәйрәмчә шартларда биреләчәк, шулай ук ветераннарга һәм Бөек Ватан сугышында парын югалткан толларга азык-төлек каплары да өләшенәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз