news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларның 2017 елда Avito сайтында иң күбе нәрсә эзләүләре мәгълүм булды

Компаниянең тикшеренүләренә караганда, казанлылар бик еш iPhone белән кызыксынганнар.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Avito экспертлары Казанлыларның 2017 елда Avito сайтында иң күбе нәрсә эзләүләрен ачыклаганнар. Бу хакта сайтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компаниянең тикшеренүләренә караганда, казанлылар бик еш iPhone белән кызыксынганнар.

Эзләүләрнең лидеры булып iPhone 6, икенче һәм өченче урында iPhone 5 һәм iPhone 5s, дүртенче, бишенче һәм алтынчы урыннарда - iPhone 4s, iPhone 4 һәм iPhone 5c.

news_right_1
news_right_2
news_bot