news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларның 20 проценты җәмәгать урыннарында даими рәвештә битлек кияргә әзер

Сораштыруда Россиянең 440 торак пунктында яшәүче 1,6 мең кеше катнашкан.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Казанлыларның һәр бишенчесе (19 процент) җәмәгать урыннарында вакыты чикләнмәгән битлек режимын кертү яклы. Тулаем алганда, Россиядә әлеге күрсәткеч бераз түбәнрәк – 15 процент. SuperJob аналитиклары үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Чиләбедә (22 процент), шулай ук Красноярск һәм Уфада (икесендә дә 21 процент) яшәүчеләр әлеге күрсәткеч буенча лидер булган. Алар китергән дәлилдән күренгәнчә, бу чара «барлык төр инфекцияләр таралуын акрынайтачак».

Сораштыруда катнашкан казанлыларның 59 проценты җәмәгать урыннарында даими рәвештә битлек кию таләбе белән риза түгел, 22 проценты җавап бирергә кыенсынган. Россиядә респондентларның 64 проценты вакыты чикләнмәгән билек режимына каршы.

Сораштыруда Россиянең 440 торак пунктында яшәүче 1,6 мең кеше катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot