news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларга җылылык өчен 283 млн. сум өстәп түләргә туры киләчәк

Өстәп түләү башкаладагы 3 мең 971 йортка кагылачак

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Агымдагы елның гыйнварыннан Казанның идарәче компанияләре йортларны җылыткан өчен яңадан исәпләү эшен башлап җибәрде.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта билгеле булды.

2014 ел нәтиҗәләре буенча, Казан торак йортларны җылылык белән төп тәэмин итүчеләр булган “Генерирующая компания” һәм “Казэнерго” оешмалары яңадан исәпләү уздырган. Өстәп түләргә кирәк булган гомуми сумма (сумма доначислений) - 326 млн. сумнан артык. Өстәп түләү башкаладагы 3 мең 971 йортка кагылачак. Бу Казандагы гомуми йортлар санының - 64 проценты. Шул хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин белдерде. Шул ук вакытта яңадан исәпләү Казанның тагын 314 йортында уздырылган. Аның нәтиҗәләре буенча, 43,5 млн. сумнан артык акча идарәче компанияләргә кире кайтарылачак (шул исәптән "Казэнерго" җәмгыятенә караганнарына -38,6 млн. сум, "Генерирующая компания" җәмгыятенә нисбәтлеләренә - 4,8 млн. сум).  

1 513 йорт исә бернинди үзгәреш-төзәтмәләргә дучар ителми. Хәзерге вакытта бары тик “Азино-1” торак милекчеләре ширкәте генә яңадан исәпләү үткәргән.

Шул рәвешле, энергетикуларга кайтарылган акчаны алганнан соң, идарәче компанияләргә 283 млн. сум акча түлисе була.

Калган идарәче компанияләр исәп-хисап эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Әлегә төгәл саннар турында сүз йөртеп булмый.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе мондый үзгәрешләрнең ни сәбәпле килеп чыгуын аңлатты. Аның сүзләренә караганда, яңадан исәпләү, беренче чиратта, 2014 елда җылылыкны фактик куллану күрсәткечләренең 2013 елдагы уртача яки норматив куллану күрсәткечләреннән югары булуга бәйле. Өстәвенә, 2013/2014 ел җылылык бирү вакыты, алдагы ел белән чагыштырганда, озынрак булган: 2013/2014 елда ул 230, ә 2012/2013 елда 212 көн дәвам иткән.

2013 елда торак йортларда +18 градустан түбән булмаган температура күзәтелгән. Әмма бүлмәләрдә салкын дип мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булуын исәпкә алып, 2014 елда торак йортларда һава температурасын +22 - +24°Cка кадәр күтәрделәр. Бу хәл, нигездә, “Азино-1”дә күзәтелде. Биредәге йортларның барысы да хисаплау һәм һава температурасын көйләү җайланмалары белән тәэмин ителгән. Шул рәвешле, яшәүчеләр соравы буенча, автоматика бүлмәләрдәге югарырак температура көйләнде. Нәтиҗәдә, җылылык вакытының озынаюын да исәпкә алып, җылылык куллану күләме дә, түләүләр дә артты.

Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, яңадан исәпләү проблемасы, җылылык өчен фактик түләүгә күчкән очракта, чишелергә мөмкин. Бу системага агымдагы елның июлендә күчәргә җыеналар. Ул чакта җылылык өчен исәп-хисап системасы сизелерлек дәрәҗәдә гадиләшәчәк, дип ышандырды җитәкче.

news_right_1
news_right_2
news_bot