news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларга “Ярканат” операсы тәкъдим ителә

26, 27 һәм 28 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Операда – Яңа ел балы”дигән тамаша узачак

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). 26, 27 һәм 28 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Операда – Яңа ел балы”дигән тамаша узачак. Ул Иоганн Штраусның “Ярканат” операсы сюжетына нигезләнеп куелган.
Театрның бу – өченче проекты. Узган еллардагы проетлар казанлылар күңеленә хуш килгән иде. Быелгы балга билетлар инде бер ай алдан ук сатылып бетте.
2009 елның Яңа ел балы программасын Гүзәл Хәйбуллина эшләде. Ул “Ярканат” спектакленә үзенчә якын килде һәм яңа геройларны – кенәз Орловский кунаклары булып – Энрико Карузо һәм Марио Ланцны, янгын-кизү хезмәте башлыгы һәм театр режиссеры кебек персонажларны кертте.
Генрих ролен Мария театры солисты – Владимир Самосонов, Розалинда ролен Санкт-Петербург музыкаль комедия театры йолдызы Карина Чепурнова башкарачак.
Яңа ел балын биюләрсез күз алдына китереп булмый. Мария театры башкаручылары – Анна Сысоева һәм Иван Козлов - Астор Пьяццола музыкасына Libertango, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының балет труппасы “Бандитский галоп” һәм “Орфей в аду” опереттасыннан канканны бииячәк. INFERNO BREAKERS командасы солистлары Штраусның полька музыкасына брейк-данс күрсәтәчәк.
Иоганн Штраус музыкасы белән бергә, спектакльдә Рихард Штраус, Жак Оффенбах, Джоаккино Россини һәм башка композиторларның әсәрләре яңгыраячак. Кичәнең кунагы – Алманиядән джаз музыкасын пианинода башкаручы Леонид Чижик театр сәхнәсендә тәүге тапкыр үз композицияләрен башкарачак. Проектның дирижеры – Россия Дәүләт премиясе лауреаты – Владимир Рылов.
Бал кичке 18 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Опера һәм балет театрының матбугат хезмәте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100