Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Халыкка консультацияне дистанцион рәвештә бирәчәкләр.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 25 мартта Казан Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә катнашачак. Консультацияләрне Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге дистанцион режимда оештыра.
Консультацияләр 9:00 дән 16:30 га кадәр +7 (800-20) 1-16-00, +7(843)238-10-00 телефоннары, шулай ук +7(987) 205-00-63 WhatsApp номеры буенча тәнәфессез үткәреләчәк, дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.
Шәһәрлеләрнең сорауларына ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖ, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре, шулай ук Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәткәрләре һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары җавап бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз