news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларга «Страна поломанных игрушек» спектаклен тәкъдим итәчәкләр

Акция мөмкинлекләре чикләнгән һәм сәламәт балалар арасындагы каршылыкны бетерүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 7 октябрьдә «Әкият» балалар үзәгендә «Страна сломанных игрушек» инклюзив спектаклен күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Э-моция» студиясенең җитәкчесе Инесса Клюкина хәбәр итте.

6 яшьтән зурраклар өчен исәпләнелгән спектакльнең авторы - «Э-моция» студиясе режиссеры һәм сценаристы Неля Суркина. Әсәрдә Лия исемле кыз һәлакәттә зыян күргән аюын эзләргә юлга кузгала. Тылсымлы дөньяда Лия бик күп уенчыкларны очрата. Аларның кайберләре дусларын сагына, икенчеләре җимерелгән тормышлары өчен балаларга үпкәләп йөри. Лия яраткан аюын коткара, ә үпкәләгән уенчыклар үзләренең шатлык өләшергә тиеш булуларын искә төшерә.

Әсәр Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы ярдәмендә күрсәтелә. Акция мөмкинлекләре чикләнгән һәм сәламәт балалар арасындагы каршылыкны бетерүгә юнәлдерелгән.

Спектакльнең тамашачысы инвалид балалы гаиләләр, реабилитация үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр һәм гади мәктәп укучылары булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100