news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларга Сөембикә манарасының тарихы һәм архитектурасы турында сөйләячәкләр

16 ноябрьдә Казан халкына «Сөембикә манарасы: тарих, архитектура, легендалар» дигән бушлай лекция укыячаклар. Тыңлаучыларга корылманың ничек барлыкка килүе һәм аның гасырлар дәвамында ничек үзгәрүе турында сөйләячәкләр.

Лекцияне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров укыячак. Ул мәшһүр манараның архитектур үзенчәлекләре, авышлыгы кайчан һәм ничек барлыкка килүе, нинди реставрация эшләре булганлыгы турында сөйләячәк. Шәһәрлеләр шулай ук Сөембикә тормышы турында да белә алачак.

Музей-тыюлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу 18:30 сәгатьтә Гавами урыннарның икенче катында башланачак. Чараларга керү алдан теркәлү буенча башкарыла. Лекцияне шулай ук онлайн тыңларга була, трансляция «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Казан Кремле» берләшмәсендә алып барылачак

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100