news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларга муниципаль торак белән идарә итәргә тәкъдим итәләр

Казанлыларга муниципаль торак белән идарә итәргә тәкъдим итәләр

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Агымдагы елда Казан район хакимиятләре вәкилләре башкаланың муниципаль фондында яшәүчеләр белән очрашулар үткәрергә ниятли. Киңәшмәләр якын арада башланачак. Монда торак йортлар белән идарә итү өчен читтән идарә итүче компания чакыру, бу максатлар өчен Торак милекчеләре ширкәте булдыру яки торакчыларга үзләре идарә итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак.

Бер караганда, идарә итүнең барлык төрләре дә яхшы. Шәһәрнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментында уйлауларынча, теләсә кайсы формасы торакчыларга әлеге торак объектының агымдагы яки капиталь ремонты өчен юнәлдерелгән финанс агымын контрольдә тотарга, техник персоналны кыскарту ярдәмендә акчаны янга калдырырга, нәтиҗәдә йортны чиста тотарга мөмкинлек бирәчәк. Хисап фактурасында күрсәтелгән кайбер коммуналь түләүләренең бәясен киметү мөмкинлеге дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot