news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кондукторсыз системада билетсыз пассажирлар белән ничек көрәшәчәкләрен аңлаттылар

Казанда 2нче троллейбусларда йөрү өчен кондукторсыз түләү системасының эш тәҗрибәсе билетсыз йөрүчеләр саны кими баруын күрсәтте. «Метроэлектротранс» предприятиесендә «куяннар» белән хәлне шулай шәрехләделәр.

«Әгәр башта пассажирларның яртысына якыны юл йөрү өчен түләмәскә мөмкин булса, хәзер бу бердәнбер очраклар», - дип аңлаттылар предприятиедә.

Киләсе атнадан кондукторсыз система тагын өч маршрутта (6, 13нче троллейбусларда һәм 4нче трамвайда) эшли башлау сәбәпле, предприятиенең Контроль-ревизия бүлеге хезмәте эше көчәйтеләчәк, аның төп максаты штраф түләтү генә түгел, ә юл хакын түләү культурасын булдыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100