news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлыларга 24 меңнән артык вакансия тәкъдим иттеләр

Татарстан башкаласында вакансияләр ярминкәсе узды

  (Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсадуллин). 23-24 сентябрьдә “Химиклар” мәдәният йортында Казанның халык мәшгульлеге хезмәте тарафыннан оештырылган вакансияләр ярминкәсе узды. Анда шәһәрнең 77предприятиесе һәм учреждениесе кадрлар хезмәте, 7 кадрлар агентлыгы катнашты. Бу хакта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Ярминкәгә килүчеләргә 24 мең вакансия турында мәгълүмат белдерелде, шул исәптән 4 мең 264 предприятиедән. Башка төбкәләрдәге буш эш урыннары белән интернеттан танышырга мөмкин иде.

Бирегә килүчеләр шулай ук мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт грантияләре, һөнәри белем алу, “Беренче эш урыны” һәм “Яшьләр практикасы” программалары һ.б. буенча эшкә урнашу законнары буенча консультацияләр дә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot