news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанлылар үз балаларына Серафима, Лукерья, Афина, Милена, Роберт, Мирон дигән исем кушкан
Шул ук чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 456 пар теркәлгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 август, «Татар-информ). Узган атнада Казанның ЗАГС бүлекләрендә 466 сабый: 240 малай һәм 226 кызның тууы теркәлгән, дип хәбәр итә шәһәрнең ЗАГС идарәсе.
Иң яшь анага –18, иң өлкәненә – 43 яшь. Иң яшь әти – 19, иң өлкәне 47 яшьтә. Туган вакытта иң җиңел баланың авырлыгы – 780, иң авыры 5420 грамм булган.
Бу атнада иң популяр исемнәр түбәндәгеләр: Әминә, Артем, Милена, Роберт, Мирон, Кирилл, Ясминә. Ата-аналар үз балаларына кушкан иң сирәк исемнәр: Аслан, Даяна, Нестор, Русалина, Мартин, Аделия, Рузанна, Серафима, Лукерья, Афина.
Шул ук чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 456 пар теркәлгән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 тулса, иң өлкән кияү – 85, иң өлкән кәләш 82 яшьтә булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot