news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар Яңа елны 90га якын чыршы һәм чыршы комплексы белән каршы ала

Казанның һәр районында Төп чыршы булачак. Мондый чыршы комплекслары Вахитов районында – “Хезмәт резервлары” стадионында, Авиатөзелеш районында – “Крылья Советов” паркында, Киров районыныкы “Кырлай” паркында эшләячәк

(Казан, 21 декабарь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел Казан шәһәрендә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 87 чыршы һәм чыршы комплексларын урнаштыру көтелә. Узган елдагы кебек, башкала үзәгендә – 1000 еллык мәйданында һәм “Казан” милли мәдәният үзәге янындагы мәйданда ике чыршы куелачак. 1000 еллык мәйданындагы чыршы – 40,5 метр, ә “Казан” милли мәдәният үзәге янындагысы 30,5 метрлы булачак. Бу хакта бүген Казан шәһәре мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалиева хәбәр итте.

Казанның һәр районында Төп чыршы булачак. Мондый чыршы комплекслары Вахитов районында – “Хезмәт резервлары” стадионында, Авиатөзелеш районында – “Крылья Советов” паркында, Киров районыныкы “Кырлай” паркында эшләячәк. “Кырлай” паркында бушлай аттракционнар, кышкы таучыклар эшләчәк, сәүдә гөрләп барачак. Шулай ук Юдино, Аракчино, Залесный бистәләрендә һәм Петров паркында чыршы шәһәрчекләре ачылачак.

Мәскәү районының төп чыршы шәһәрчеге элеккечә “Химиклар” мәдәният сарае янында эшләячәк. Кышкы каникул вакытында анда “Луна-парк” аттарционнар комплексы киләчәк. Быел Совет районында бернче тапкыр Яңа ел шәһәрчеге төзеләчәк. Анда 26 нчы декабрьдә балалар һәм өлкәннәрне әкияти Яңа ел программасы көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100