news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар «Яңа дустыңны тап» акциясендә приюттан эт ала алачак

Акция 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узачак.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). 18нче июль көнне Казанның Горки-Әмәт урманында беренче тапкыр «Яңа дустыңны тап» акциясе узачак, анда шәһәр халкы үзенә йорт хайваны сайлый һәм ветеринария табиблары белән киңәшләшә алачак.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, акция 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узачак.

Горки-Әмәт урманында акция Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча Парклар һәм скверлар дирекциясе оештырган беренче чара булачак. Киләсе акцияләрне августта Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта, сентябрьдә – Урицкий исемендәге паркта һәм шәһәрнең башка паркларында үткәрү планлаштырыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot