news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар «Ветеранга открытка яз» акциясендә 600дән артык открытка язган

Бүген Бауман урамында узган «Ветеранга открытка яз» акциясендә Казанда яшәүче 600дән артык кеше катнашкан. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлау открыткалары ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук сугышта катнашучыларның туганнарына язылган. Акцияне балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары, яшь армиячеләр, белем бирү учреждениеләреннән кадетлар, мәктәп укучылары, студентлар, шулай ук ата-аналар һәм шәһәр оешмалары вәкилләре хуплады.

Чара кысаларында язылган барлык открыткалар Россия почтасы аша адресатларга җибәреләчәк, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.

Миңем бабам сугышта катнашкан, ә әти-әнием һәм башка туганнарым Озаричи үлем лагерендә булган, дип сөйләде акциядә катнашучыларның берсе. «Бу открытка белән өлкән абыемны котлыйсым һәм аңа тыныч күк йөзе телисем килә» - диде ул.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot