Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанлылар вакансияләр ярминкәсенә чакырыла
Ул февральда «Химиклар» мәдәният йортында узачак
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан шәһәре мәшгульлек хезмәте эш эзләгәннәрне гомумшәһәр ярминкәсенә чакыра. Вакансияләр ярминкәсе исә 18 февраль көнне 10.00-14.00 сәгатьләрдә «Химиклар» мәдәният йортында уздырыла.
Һәрвакыттагыча, эш юллап килгән кеше предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән күзгә-күз аралаша, буш эш урыннары турында мәгълүмат туплый алачак. Шулай ук эшкә урнашу һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем алу, һөнәр сайлау мәсьәләсе буенча консультация алу мөмкинлеге каралган. Бу хезмәтләр ярминкәдә барысы да бушлай, шул исәптән компьютер аша вакансияләр банкы мәгълүматлары белешү дә. Мөрәҗәгать итү өчен тел.: 562-48-33.
Мәгълүмат шәһәр мэриясе сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз