Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанлылар тышкы реклама урнаштыру кагыйдәләрен сирәгрәк боза башлаган
2014 ел башыннан бирле Татарстан башкаласында 3 мең 756 реклама конструкциясе сүтелгән.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан хакимияте 2018 елда тышкы реклама урнаштыру тәртибен бозган өчен, 2017 елга караганда, 21 процентка кимрәк беркетмә төзегән. Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Хисап чорында әлеге кагыйдәне бозган өчен 677 материал төзелгән. Башкарылган эш нәтиҗәсендә бу чорда 934 конструкция сүтелгән. 2014 ел башыннан бирле 3 мең 756 реклама конструкциясе сүтеп алынган», - диде докладчы.
Моннан тыш, субъектларның бер өлеше шәһәрнең тышкы күренешен боза торган баннерлар, плакатлар куллануын, игълан һәм листовкалар ябыштыруын дәвам итә. 2018 елда мәгълүмати-басма продукцияне рөхсәтсез урнаштырган өчен 787 материал төзелгән, дип өстәде Шәмсетдинов.
2018 елда шулай ук җир эшләрен башкарган вакыттагы хилафлыклар да кимегән. Әйтик, узган елда әлеге уңайдан 635 административ материал төзелгән. Бу 2017 елга караганда 17,5 процентка азрак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз