news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар торак шартларын кредитка яхшырта

Казанлылар торак шартларын кредитка яхшырта

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Якын арада 40тан артык гаилә социаль ипотека программасын гамәлгә кую кысаларында торак шартларын яхшыртачак - бүген алар өчен Сахаров урамындагы 16 катлы 96 фатирлы монолит торак йорт тапшырыла.

Дәүләтнең бюджеттан тыш торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итүенчә, яңа фатирга күчүчеләр арасында янгын сүндерүчеләр, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр бар. Гаиләнең кеременә карап беренче взнос күләме билгеләнгән. Яңа торакка дәгъва итүчеләрнең кайберләренә фатир бәясенең 50 процентын, ә икенчеләренә 15 процентын түләргә кирәк булачак. Иске торак та исәпкә алынган. Т.Абдуллин сүзләренчә, Казанда ел башыннан социаль ипотека программасы буенча 900 фатир сатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot