news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар үткән атнада “Яндекс”та мәктәпләрдә татар теле проблемасы белән еш кызыксынган

Шактый шау-шу тудырган “Матильда” фильмы премьерасы белән кызыксыну бары бишенче урында булган.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). “Яндекс” эзләү системасы статистик анализы мәгълүматлары буенча, узган атнада Казан халкы барыннан да ешрак мәктәпләрдә татар теле укыту перспективалары турында кызыксынган. Әлеге тема буенча эзләүләр 89 балл җыйган, дип җиткерә “Яндекс” компаниясенең Идел буе Көньяк төбәге вәкиле.

Барыннан да элек “Татарстанда татар теле, соңгы яңалыклар”, “Татариянең рус телле ата-аналар сайты”, “Путин татар теле турында” темалары еш каралган.

Шактый шау-шу тудырган “Матильда” фильмы премьерасы белән кызыксыну бары бишенче урында (83 балл) булган.

Казанлыларны узган атнада кызыксындырган топ-10лыкны LADA Vesta SW Cross 2017 автомобильләрен сатуга старт бирелү (74 балл) йомгаклаган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot