news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар спектакль әзерләүдә катнаша алачак

Казанлыларның хикәятләре Татарстан башкаласы турындагы масштаблы театраль проектның нигезе булачак.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләргә иске ЗАГС бинасы (М.Җәлил урамы, 7) турындагы хатирәләрен яңарту үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Казанлыларның хикәятләре Татарстан башкаласы турындагы масштаблы театраль проектның нигезе булачак, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Бу - элеккеге хезмәткәр, әлеге бинаны төзүдә катнашкан кешеләр яки ЗАГСтан качкан кәләшнең хикәяте булырга мөмкин. Вакыйганы кыскача тасвирларга гына кирәк – драматург аны театраль текст рәвешенә китерәчәк. Төп шарт – хикәятнең күләме 500 сүздән дә артып китмәскә тиеш. Хикәятләрне 30 ноябрьгә кадәр oldzags@gmail.com адресы буенча җибәрергә кирәк.

Проектның режиссерлары - «Тере шәһәр» фондын оештыручыларның берсе Диана Сәфәрова һәм Красноярск яшь тамашачылар театрының сәнгать җитәкчесе, «Алтын битлек» Милли театр фестиваль-премиясе лауреаты Роман Федори.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100