news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар “Шанлы вакыт” чаңгы марафонына чакырыла

Ул Раштуа уңаеннан уздырыла

 (Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Киләсе елның 9 гыйнвары көнне, Раштуа уңаеннан, “Дәрвишләр” чаңгы базасында (Парк ур., 27а) “Шанлы вакыт” дип исемләнгән чаңгы марафоны уздырылачак. Спорт бәйрәмен шәһәрнең иң яхшы фольклор коллективлары чыгышлары бизәячәк.

Мәдәни программа барышында марафонда катнашучылар Россиядә изге йөрешләрне үткәрү барышы белән таныша алачаклар, димәк, әлеге чара спорт-сәламәтләндерү харатктерын гына йөртмәячәк, аң-белем тарату ягыннан да файдалы булачак, дип хәбәр итә Казан епархиясе. Чаңгы стартларында һәм иҗади конкурсларда төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Ә чаңгы марафонында (теркәү иртәнге 9дан 10га кадәр) конкурс нигезендә 10 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге катнашучылар старт ала. Алар барысы да тиешле яшь категориясенә бүленеп узыша. Ярышларның җиңүчеләре һәм призерларына диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Марафонның барлык катнашучыларын һәм бәйрәм кунакларын бәйрәм чәе көтәчәк, дип вәгъдәли әлеге чараны оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100