Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар шеф-пешекче рецепты буенча әзерләнгән кыстыбыйны татып карый алачак

Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә 15 декабрьдә «Татарстан халыклары ашлары» фестивале узачак, аның программасына шулай ук «Вилки» кулинар шоу-ярышлары да керәчәк. Фестиваль мәйданчыкта күренекле пешекчеләрне һәм танылган блогерларны җыячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль «Автор кыстыбые» мастер-классыннан башланачак. Аны бер ресторанның шеф-пешекчесе, ТР Аш-су осталары гильдиясе вице-президенты Илгиз Галиев үткәрәчәк. Аңа блогерлар ярдәм итәчәк. Алар бергәләп милли ризык әзерләү серләре белән уртаклашачаклар. Параллель рәвештә кыстыбыйны яшь аш-су осталары тамашачылар өчен әзерләячәк.
Тәмамлану белән «Вилки» конкурсы башланачак. Анда пешекчеләр һәм блогерлардан торган алты команда катнашачак. Алар милли ризыклар әзерләүдә көч сынашачак. Ә оештыручылар уенчыларга физик чикләүләр тудырып, биремне катлауландырачак. Ярышлар ике этапта узачак: сайлап алу һәм финал турлары.
Катнашучыларны эксперт жюрие бәяләячәк – ул турнир призерларын һәм җиңүчеләрен билгеләячәк.
Кунакларны 17:00 сәгатьтә Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча «Тәмле бульвар»ның төп сәхнәсендә көтәчәкләр. Шулай ук онлайн-трансляция дә үткәреләчәк.
Проект 2014 елдан гамәлгә ашырыла. Конкурсның максаты – профессиональ аш-су осталары өчен мәйданчык булдыру һәм чара кунакларын өй шартларында кулинария экспериментларына илһамландыру.
Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Мәдәният һәм диалог үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз