news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар Сальвадор Дали картиналары белән таныша алачак
3 февральдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда казанлылар испан рәссамы Сальвадор Далиның шәхси күргәзмәсе белән таныша алачак
Скопировать ссылку
3 февральдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда казанлылар испан рәссамы Сальвадор Далиның шәхси күргәзмәсе белән таныша алачак
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 3 февральдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда казанлылар испан рәссамы Сальвадор Далиның шәхси күргәзмәсе белән таныша алачак.
Сальвадор Дали (1904-1989) –Испаниянең күренекле рәссамы. Аның иҗаты сюрреализм чоры алтын фондын тәшкил итә. Картиналары күбесенчә 1930 елларда языла. Дали иҗатының үзенчәлеге – төшләр образларын тудыру. 1937 елда Италиядә булып кайткач, иҗатында тардицион мотивларга мөрәҗәгать итә. 1940 елда Дали АКШ иленә китеп, ялгыз яшәү рәвешен сайлый. 1955 елда Дали кабат Испаниягә кайта.
Рәссам картиналар тудыру белән беррәттән, сыннар ясау, китаплар бизәү, бизәнү әйберләрен, театр һәм кино декорацияләрен эшләү белән дә шөгыльләнә.
Күргәзмәдә Сальвадор Далиның дөньяда иң зур булган коллекциясендә сакланган картиналары тәкъдим ителәчәк. Алар арасында - "Женщины-цветы", "Космический слон", "Гермафродит", "Галлюциногенные грибы", "Девственница и носорог", "Улитка", "Сияющие часовые" кебек хезмәтләре бар. Коллекциянең хуҗасы – Көньяк Урал эшмәкәре Александр Шадрин. Ул тупланманы 2006 елда озак еллар сөйләшүләр алып барганнан соң сатып ала. Аның өчен аңа Шемякин, Шагал, Матисс һәм Пикассоның күп кенә картиналарын сатарга туры килә.
Кайчандыр әлеге коллекция Аурупадагы “Дали дөньясы” фондына кергән була. Фонд хезмәткәрләре рәссам хезмәтләрен Англия, Франция, Швейцария, Италиядән алып кайта. Тупланмага Дали 1967-1984 елларда иҗат иткән сыннары, балчыктан ясалган, графика эшләре керә.
Казандагы экспозициядә 70 картина һәм сын күрсәтеләчәк. Игътибар үзәгендә – алтын кушылган бронзадан ясалган сыннар булачак.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан – Далиның тормыш иптәше Галина Дьяконованың ватаны. Дали гомер буе картиналарын Казанда тәкъдим итү теләге белән яшәгән. Быел Дали эшләре Архангелькидан башлап, Көньяк Сахалинга кадәрге өлкәләрдә тәкъдим ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2