news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар шәһәр парклары өчен тавыш биреп iPhone һәм башка призлар ота алачак

Казанда яшәүчеләр шәһәр парклары һәм иҗтимагый киңлекләре өчен тавыш биреп 16e модельле iPhone смартфоннары һәм башка призлар ота алачак. Иҗтимагый киңлекләр өчен ел саен үткәрелә торган тавыш бирүдә катнашучылар арасындагы онлайн-конкурс 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итте.

Конкурс 2026 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүгә багышланган. Ул «Казан парклары һәм скверлары» төркемендә уза. Парк өчен үз тавышыңны Дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин.

Конкурста катнашучылар арасында түбәндәге призлар уйнатылачак:

  • 16е модельле 10 iPhone смартфоны
  • Volga Resort глэмпингында ял итүгә 2 сертификат
  • «Руки Вверх!» төркеме концертына 2 билет (һәркайсы 2 кешелек)
  • Надежда Кадышева концертына 2 билет (һәрберсе 2 кешелек)
  • Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасындагы спектакльгә 5 билет (һәрберсе 2 кешелек)

Конкурста катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

  • 12 июньгә кадәр сылтама аша узып ТР Дәүләт хезмәтләре порталында Казанның яңартырга кирәк булган паркы өчен тавыш бирергә;
  • тавыш бирүне раслап скриншот ясарга (тавыш биргәннән соң күрсәтелә). Элегрәк тавыш биргән очракта Дәүләт хезмәтләреннән «Сораштыру узылган» дигән скриншот күрсәтергә;
  • скриншотны 12 июньнең 20:00 сәгатенә кадәр ВКонтактедагы шәхси биттә «Мин _ _ _ өчен тавыш бирдем» (сайланган паркны күрсәтергә) дип язып һәм #голосуюзаказань #паркиказани хэштегларын куеп урнаштырырга;
  • ВКонтактеда шәхси аккаунт ачык, кимендә 30 көн элек теркәлгән һәм 14 яше тулган һәм паспортында Казан пропискасы яки теркәлүе булган физик затныкы булырга тиеш.

Бүләк уйнатуда җиңүчеләр 9 июньнән 12 июньгә кадәр көн саен «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Казан Парклары һәм скверлары» төркемендә туры эфирда игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot