news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар парковкада йөргән кабан дуңгызын видеога төшергән

Берничә көн элек кыргый хайван «Кырлай» паркы янында йөргән.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә кабан дуңгызы чабып йөри торган видео барлыкка килде. Фаразлар буенча, кабан Казан дәүләт энергетика университетының өченче тулай торагы парковкасында йөри.

Шаһитлар сүзләренчә, берничә көн элек кыргый хайванны «Кырлай» паркы янындагы урманда күргән булганнар.


news_right_1
news_right_2
news_bot