Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар өстәмә белем алуга елына уртача 63 мең сум акча сарыф итә
Казан халкы өстәмә белем алуга елына уртача 63 мең сум тирәсе акча юнәлтә. «Авито Услуги» үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казанда яшәүче 10 кешенең 6сы мәктәп, көллият яки югары уку йортын тәмамлаганнан соң да белем алуын дәвам итә. Иң популяр юнәлешләр – фәлсәфә, психология, спорт, сәламәтлек һәм финанслар.
«Ун казанлының алтысы югары яки урта һөнәри белем алганнан соң да мөстәкыйль рәвештә курсларда яки укытучы яллап белемен арттыруын дәвам итә. Гомер буе белем алу тренды аналитик мәгълүматларда да чагыла: белем бирү хезмәтләренә ихтыяҗ бер елда 10,4 процентка арткан», – дип билгеләп үтте «Авито Услуги» сервисының «Белем алу» категориясе җитәкчесе Игорь Санников.
Белем алуның иң популяр чыганаклары – китаплар, мәкаләләр уку һәм видеолар карау. Ун респондентның җидесе әлеге чыганаклардан файдалана. Сорлыштырылучыларның яртысыннан күбрәге онлайн яки офлайн курсларга йөри, шәхси дәресләр ала. Дүрттән бер өлеше практик дәресләрне – мастер-классларны үз итә.
Иң популяр юнәлешләр бишлегенә фәлсәфә һәм психология (29 процент), спорт һәм сәламәтлек (28 процент), финанслар (27 процент), иҗат (27 процент), IT һәм цифрлы күнекмәләр (26 процент). Хатын-кызлар ешрак иҗади юнәлешләр сайлый, ә ир-атлар – IT һәм программалаштыруны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз