Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар өй эшләренең иң яратмаган төрләрен атады
Сораштыру нәтиҗәләре кер үтүкләү һәм җыештыруның казанлылар өчен өй эшләренең иң яратмаган төрләре булуын күрсәткән. Респондентларның 26 һәм 18 проценты аларны антирейтингның беренче позицияләренә куйган.
SuperJob сервисы үткәргән тикшеренү күрсәткәнчә, сораштыруда катнашучыларның 14 проценты савыт-саба юуны өйдәге иң яратмый торган эш дип атаган. Казанлыларның 9 проценты – ашарга әзерләргә, 2 проценты – азык-төлек сатып алырга, 1 проценты кер юарга яратмый.
Тикшеренү казанлыларның кер үтүкләүгә карата мөнәсәбәте яхшыруын күрсәткән. Кайберәүләр моның белән килешкән, икенчеләре кер киптерә торган җайланма сатып алган, өченчеләре бу эштән гомумән баш тарткан.
Шунысы кызык, кер үтүкләү даими нигездә башкарыла торган вазифалар сыйфатында бик сирәк телгә алынган. Респондентлар күбесенчә савыт-саба юу (76 процент) һәм азык-төлек сатып алуны (71 процент) даими рәвештә башкарыла торган вазифалар дип атаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз