news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлылар өчен «Шәрык клубы» буенча татар телендә экскурсия уздырыла

13 февральдә Казан халкы өчен «Шәрык клубы» театры тарихының мультимедиа комплексы буенча татар телендә бушлай экскурсия уздырылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Казанлылар ХХ гасыр башындагы татар зыялылары берләшмәсе бинасында булачаклар, анда 1911 елның ноябреннән «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасының стационар сәхнәсе урнашкан.

Экскурсия вакытында катнашучылар экран-диварлы «Вакыт елгасы» киңлегендә булачак, анда театр видеоязмасы уйнатыла. Килүчеләр «Шомлы театр» – спектакльләрнең фрагментларын тудыручы инсталляцияне күрәчәкләр, шулай ук «Сәхнә арты»н – виртуаль грим һәм костюм бүлмәсен карый алачаклар.

Экскурсия 19:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин. «Шәрык клубы» комплексы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында урнашкан.

Чара мэриянең «Ачык Казан» проекты кысаларында оештырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100